

Уфалылар Радий Хәбировка "Кашкадан" паркы һәм фонтан өчен рәхмәт хисләрен белдерделәр.
"Сез безгә бик матур парк бүләк иттегез. Анда саф һавада рәхәтләнеп йөрергә, биергә, спорт белә шөгыльләнергә мөмкин. Музыкаль фонтан - паркның зур бизәге. Сезгә аның өчен рәхмәт. Ләкин без бүген игътибарыгызны микрорайон төзелгәннән бирле төзекләндерү күрмәгән Рыльский урамына юнәлтәсебез килә",- диде инициатив төркем.
Радий Хәбиров аларның үтенеченә җавап бирде. "Кашкадан паркын төзегәндә без Рыльский урамын һәм Сипайловоның яр буен төзекләндерү турында да уйладык. Ремонт эшләрен проектлау 2023 елның мартында тәмамланачак. Алдагы елда реконструкция эшен башлап җибәрсәк яхшы булыр иде. Тик безгә реконструкцияне территорияне төзекләндерү белән бергә алып барырга кирәк. Вәгъдәбезне тотачакбыз, Рыльский урамына ремонт ясалачак",- дип ышандырды Радий Хәбиров.