+21 °С
Болытлы


Сибай - Акъяр юллары яңартылачак
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Сибай- Акъяр трассасында капиталь ремонт башкару вакытын яңгыратты.
"Әле без Урал арты, шул исәптә, Сибай-Акъяр юллары белән ныклап шөгыльләнү өчен акча фондын туплыйбыз. Юллар - ул иң кыйммәтле һәм авыр бурыч. Киләсе елдан планга ярашлы эш башлаячакбыз, проектлауга тотыначакбыз, 3 - 4 елдан тәртипкә китерәчәкбез. Моны минем фәрманга кертәчәкбез", - диде ул.