Яңалыклар
27 октябрь 2022, 17:18

Радий Хәбиров эшеннән китәме?

Шундый сүзләр ишетелеп кала...

bash.newsbash.news
bash.news

Бүген, 27 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә” барышында республика халкыннан һәм журналистлардан килгән сорауларга җавап бирә.

Сорауларның берсе республика җитәкчесенең вазыйфасына кагылды. Чөнки “Радий Хәбиров Башкортстаннан китә икән, аны ил составына кушылган яңа төбәкләрнең берсенә җибәрәләр икән” дигән хәбәрләр әледән-әле ишетелеп кала.

Бүген Радий Фәрит улы әлеге сүзләргә карата шәхсән җавап бирде.

“Мин – дәүләт хезмәтендәге кешемен. Әгәр икенче эшкә күчәргә дисәләр, димәк, күчәчәкмен. Әлегә андый сүз булганы юк. Бу – беренчедән. Икенчедән, мин – сайлап куелган җитәкче һәм бер урыннан икенче урынга күчеп йөремәячәкмен. Чөнки халыкның бер өлеше миңа ышанган һәм республика үсешен минем эшчәнлек белән бәйли. Бу – минем өчен бик кадерле һәм мөһим.

Әгәр фәрман булса, шинель киябез һәм кая барырга кушалар – шунда барабыз. Ә әлегә мин республика Башлыгы вазыйфасында эшлим һәм беркая да китәргә җыенмыйм”, – дип аңлатты Радий Хәбиров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас