+21 °С
Болытлы


Башкортстан җитәкчесе туры элемтә барышында кушылган эшләрнең вакытлары чигерелгән хәлдә дә контрольдә тотылуын билгеләде. Мисалга ул Күмертауда төзелүче стадионны китерде.
"Стадионны 2023 елда файдалануга тапшырачакбыз. Төзелеш проектының 200 миллионнан 700 млн. сумга кадәр кыйммәтләнүе аркасында төзелеш вакыты сузылды. Сәфәрләр вакытында халык белән фикер алышкан проектлар гел контрольдә тотыла",-диде ул.