

Ил икътисадының яңа күренешләргә тиз яраклашуы, эчке базар позицияләрен саклау — форумның төп темасы булып яңгырады.
Чара БР гражданнар җәмгыятенә ярдәм күрсәтү фонды булышлыгында Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына тормышка ашырылды.
Чарада дәүләт власте органнары, эре эшкуарлык, профсоюзлар, яшьләр оешмалары, үсеш институтлары, фондлар, югары белем бирү һәм гыйльми оешмалар вәкилләре катнашты.
Русия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары союзы президенты Александр Шохин форумның төп кунагы булды.
Форум эшенең беренче өлешендә тематик секцияләр эшләде. Анда хезмәт базары, кече эшкуарлык, яшьләр сәясәте, халыкның яшәү сыйфаты, кадрлар сәясәте, инновацияләр һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.
Форумның икенче өлешендә пленар утырыш булды. БР хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров бүген Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе үзенең тарихи минимумына җитте дип билгеләде. Халыкара хезмәт оешмасы билгеләмәсенә ярашлы, агымдагы елның июнь—августында ул 3,3 процент тәшкил иткән. Моңа соңгы өч елда республика хөкүмәтенең тырышлыгы аркасында ирешелгән. Җитәкчелек эшкуарлыкка булышлык итү, аның кадрларын саклауга зур игътибар бүлгән.
Андрей Назаров билгеләвенчә, эшкуарлык белән бергәлектә эшләү нәтиҗәсендә «ковидка каршы» — өч, «санкцияләргә каршы» бер дәүләт ярдәме пакеты әзерләнгән. Мәсәлән, ковид чорында хезмәткәрләрнең кимендә 90 процентын саклап калу төп шарт булган. Төптән уйланылган инвестицияләр сәясәте булышлыгында ел саен 4,5 меңгә кадәр эш урыны булдырыла. Соңгы өч елда, пандемиянең көчәйгән мәлендә, Башкортстан инвестицияләр үсеше буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан.
Башкортстан «Профессионалитет» федераль проектына кушылган. Әлеге проект булышлыгында республикада машина тезелешендә, химия һәм тау баектыру сәнәгатендә дүрт белем бирү- җитештерү кластеры оештырылачак. Шундый кластерның берсе быел «Уфа моторлар төзү берләшмәсе»нең «Уфа машина төзелеше колледжы базасы»нда «Машина төзү тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге» ачылачак. Аны оештыруга 240 миллион сум бүленгән. Киләсе алда тагын өч үзәк ачылачак. Моның өчен 300 млн. сум федераль субсидия алынган. Әлеге проектка Башкортстан Сода компаниясе, Учалы тау баектыру комбинаты, «Механика» предприятиесе кушылган. Бу предприятиеләрнең барысы бергә 100 млн. сум бүлгән.
Премьер-министр белдерүенчә, республикада «Ростех» дәүләт корпорациясе базасында ачылган җитештерү-уку үзәге предприятиеләре уңышлы эшли. Аны оештыруга 2,4 млрд. сум салынган. Биредә авиатөзелеш тармагы өчен мультискилл-белгечләр әзерлиләр. Алар бер белгечлек кысаларында бер генә түгел, ә дүртәр — алтышар һөнәр үзләштерә. Үзәктә ел саен 2 мең хезмәтчән белем ала.
Форумда яңгыраган темалар Башкортстан өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен әһәмиятле дип белдерде Русия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары союзы президенты Александр Шохин. Башкортстан лаеклы хезмәт һәм хезмәт өлкәсе киләчәген формалаштыру өчен зур эшләр башкара дип билгеләде ул. Бу мәсьәләдә республика яхшы үрнәк күрсәтә. Александр Шохин Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлеген югары бәяләде. Икътисад үсешенә бәйле катлаулыкларга, санкцияләр һәм Русиягә башка төрле басым ясауларга карамастан, республикада эшсезләр саны күрсәткече иң түбәне булып кала.
Башкортстанның махсус урта белем бирү йортларында, шул исәптә эшче һөнәрләргә дә, конкурс бер урынга 15 — 45 кешегә кадәр җитә диелде форумда. Александр Шохин билгеләвенчә, бу мәктәпне тәмамлаучыларның хезмәт базарында таләп ителгән һөнәрләр үзләштерергә тырышуларын аңлата. Икенчедән, бу күренеш республиканың югары инвестицион җәлеп итүчәнлеге хакында да сөйли. Башкортстан исә Русия Федерациясенең инвестицион рейтингындаа мактаулы биш урынның берсен били. «3,3 % эшсезлек — ул коры статистика гына түгел. Эшсезлек дәрәҗәсенең мондый түбән күрсәткече республикада эш бирүчеләрнең дә, хөкүмәтнең зур эш башкаруларын раслый»,— дип билгеләде Александр Шохин.
БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова форумда чыгыш ясаганда эш белән тәэмин итүчеләрне — Русия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар союзын — реабилитацияләүнең техник чараларын җитештерүдә активрак катнашырга чакырды.
Ленара Иванова билгеләвенчә, бүген илдә 12 миллионга якын инвалид яши. Алар файдаланган техник реабилитацияләү чараларының 95 проценты чит илләрдә җитештерелгән. Бу — эшкуарлар өчен яхшы киштә. Реабилитацияләүнең техник чараларының 2,5 меңнән артык төре бар, ә аларны безнең илдә һәм безнең республикада да җитештереп була.