Яңалыклар
27 Октября 2022, 07:12

Чәйне шикәрләп эчсәк тә була

Ә сез шикәрне күп кулланасызмы?

adal-press.kzadal-press.kz
adal-press.kz

Башкортстанның ике шикәр заводы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк шикәр җитештергән.

Раевка шикәр заводы өлешенә – 36,9 мең тонна, ә Чишмәнекенә 30,9 мең тонна продукция туры килә. Ике завод бергә 443,5 мең тонна чөгендер эшкәрткән. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итәләр.

Бүген республика басуларында чөгендер чыгару эшләре тәмамланып килә. Уңыш күрсәткече гектарына уртача 300,3 центнер чыга.

Болай булгач, шикәргә кытлык булмас, хаклары да "тешләшмәс" дип ышанасы килә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас