

27 октябрь 19:00 сәгатьтә төбәк җитәкчесе халык сорауларына тура эфирда җавап бирәчәк. Трансляцияне БСТ, Русия 24, Башкортстан 24, Вся Уфа, Сәлам, UTV телеканалларында, шулай ук Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрендә карарга, Юлдаш каналы, Русия радиосы эфирында тыңларга мөмкин. Радий Хәбировка сез дә үз соравыгызны бирә аласыз.
Моның өчен төбәк башлыгының социаль челтәрдәге сәхифәсендә аңлатма калдырырга, шулай ук мобиль телефонга яздырылган видеосорауны glavarb.ru. сайтындагы махсус бүлеккә җибәрергә мөмкин.
Сорау җибәрү өчен ике ысул:
- Беренчедән, Радий Хәбировның социаль челтәрдәге сәхифәсендә комментарий калдырырга мөмкин (vk.com/radiyhabirov, ok.ru/radiyhabirov);
- Икенчедән, glavarb.ru сайты аша видео сорау җибәрергә була.
Сорауны видео форматта җибәрер өчен Дәүләт хезмәтләре сайтында язылу мөһим.
Арытаба glavarb.ru сайтына керергә, «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез" дигән виджитны табарга, "Проблема турында хәбәр итәргә" дигән пункт сайларга кирәк. Ачылган калып буенча видео сорауны беркетегез, сезнең сорауга бәйле бүлекне сайлап бөтен юлларны тутырыгыз.
Видео сорауга таләпләр түбәндәгечә:
-Язманы телефоннан җибәргәндә, озынлыгы бер минуттан, файлны компьютер аша җибәргәндә авырлыгы 10 мегабайттан артмасын.
-Видеоны бина эчендә төшергән очракта, бүлмә якты булырга, сорау бирүченең йөзе ачык күренергә тиеш.
-Видеоны горизонталь рәвештә төшерергә, язма әйбәт булсын өчен камера селкенмәскә тиеш.
-Видеоязма урамда төшерелсә, сорау бирүченең тавышы яхшы ишетелергә тиеш.
-Сорау бирер алдыннан исем-фамилиягезне һәм кайда яшәвегезне, иң азактан бу сорауның Радий Хәбиров белән туры бәйләнешкә җибәрелүен әйтеп үтәргә онытмагыз.