Яңалыклар
24 октябрь 2022, 16:29

Яңгырлар туктый, ди

Кайчан? 

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 25 октябрьдә республика территориясе чираттагы фронталь бүлектә булачак, шуңа һава торышын әйбәт дип булмый.

“Кар катыш яңгыр явачак, көндез республика төньягында уртача күләмдә. Аерым районнарда тимерчыбыкларга һәм агач ботакларына җепшек кар саруы, таулы юлларның аерым участокларында бозлавык булуы көтелә. Төнлә җил көчәючән. Һава температурасы, нормага якынаеп,  төнлә +3, -2, көндез 0, +5 градус тәшкил итәчәк”, – дип хәбәр итә синоптиклар.

Атна уртасында республикада атмсофера басымы күтәреләчәк. Явым-төшем туктап, аязытканда төнлә һава температурасы -4, -9 градуска кадәр түбәнәячәк, көндез -1, +4 градус тирәсе булачак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас