

Уфада мәктәп пешекчесенә һәйкәл ачтылар. Әлеге һөнәр ияләренә безнең илдә ачылган беренче һәйкәл ул. М. Гафури урамындагы 35 мәктәп янында урнашкан тимер композициянең биеклеге 3 метр, авырлыгы 350 кг.
Мондый скульптура балалар һәм диетик туклану үзәге инициативасы белән барлыкка килгән. Аны скульптор Андрей Асерьянц тормышка ашырган.
Һәйкәлне ачу тантанасында катнашкан Алексей Гусев әйтүе буенча, безнең республикада балаларны тукландыру өлкәсендә 5500 кеше эшли.Пешекчеләр 360000 меңнән артык баланы мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сыйфатлы, тәмле һәм файдалы ризык белән тәэмин итә.