Яңалыклар
20 октябрь 2022, 18:14

Зеленский Радий Хәбировка карата санкцияләр керткән

Бу исемлектә бездән тагын кемнәр бар?

glavufa.ruglavufa.ru
glavufa.ru

Украина президенты Владимир Зеленский Милли хәвефсезлек советының 2,5 мең физик шәхескә һәм 1,4 мең компаниягә карата санкцияләр турындагы карарын имзалаган, дип яза “РБК” басмасы.

Әлеге санкцияләргә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның киңәшчесе, җырчы Радий Юлъякшин, ягъни Элвин Грей да эләккән. Төбәк җитәкчесенә каршы санкцияләр – 10 елга, ә Юлъякшинга карата 5 елга кертелгән.

Санкцияләр исемлегенә Уфа районындагы “Авиа-Клин” сервис компаниясе директоры Винер Шакиров, Башкортстаннан Дәүләт Думасында элек депутат булган Илдар Бикбаев, Алексей Изотов, Фәрит Ганиев, Рәмзил Ишсарин, Инга Юмашева, бүген эшләүче депутат, Уфаның экс-мэры Павел Качкаев эләккән.

Юридик шәхесләргә килгәндә, республика компанияләреннән “УМПО”, “КумАПП”, “НефАЗ”, “Лайт Эйр” авиакомпаниясе, “Авиа-Клин” сервис компаниясе, “Прогресс” җитештерү берләшмәсе, “Чимал компаниясе”, Учалы тау-баектыру комбинаты, “Казаяк карьеры” җәмгыятенә карата санкцияләр билгеләнгән. “УМПО”, “КумАПП” һәм “НефАЗ”га каршы санкцияләр – 10 елга, калган компанияләр өчен 5 елга кертелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас