Яңалыклар
20 октябрь 2022, 13:04

Яшьләргә һөнәри юнәлеш бирәләр

14-21 октябрьдә бөтен ил буенча һөнәрләргә багышланган традицион акция бара.

Яшьләргә һөнәри юнәлеш бирәләрЯшьләргә һөнәри юнәлеш бирәләр
Яшьләргә һөнәри юнәлеш бирәләр

Аның кысаларында Республика мәшгульлек үзәге белгечләре 380 чара үткәрде. Аларда 8 мең югары класс укучысы һәм студент катнашты. Чаралар арасында предприятиеләрнең җитештерү цехлары һәм музейларына экскурсияләр, класс сәгатьләре, мәшгульлек үзәкләренең кайнар элемтәсе аша консультацияләр, һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре белән очрашулар, "мәктәп-вуз-предприятие" форматында ата-аналар җыелышлары үтте.
"Турникетларсыз атналык" акциясе барышында укучылар «Буринтех», «УАП «Гидравлика», «Благовещенск арматура заводы», «Благовещенск икмәге», Балтачның «Сельэнерго», «Идельнефтемашсервис», «Маслозавод», Дүртөйле элеваторы, «Учалы тегү фабрикасы», «Урал спорт инвентаре заводы», «Гранд», «Сәләм» икмәк пешерү цехы, «Уралтехнострой-Туймазыхиммаш», «Газпром Газораспределение г. Уфа» җәмгыятенең Белокатай филиалы, «Идел Нефтемаш» предприятиеләрендә булдылар.
Мәгълүм булуынча, "Турникетларсыз атналыгы" бөтенрусия акциясе елына ике тапкыр "Русиядә эшлә!" федераль программасы кысаларында үткәрелә. Акциянең алдагы этабы 2023 елның апрелендә булачак. Шатлыкларда үткәрергә язсын!

Республика хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас