Яңалыклар
20 октябрь 2022, 06:05

Республика җитәкчесенә сорау бирегез!

Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров белән туры бәйләнешкә соравыңны җибәр.

Республика җитәкчесенә сорау бирегез!Республика җитәкчесенә сорау бирегез!
Республика җитәкчесенә сорау бирегез!

Туры эфирны 27 октябрь 19:00 сәгатьтә республиканың төп каналлары эфирында һәм төбәк җитәкчесенең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә карарга мөмкин.

Сорау җибәрү өчен ике ысул:

-              Беренчедән, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге сәхифәсендә комментарий калдырырга мөмкин (vk.com/radiyhabirov, ok.ru/radiyhabirov);

-              Шулай ук glavarb.ru сайты аша видеосорау җибәрергә була.

Сорауны видеоформатта җибәрер өчен Дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлү мөһим.  Артабан glavarb.ru сайтына керергә, «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” дигән виджитны табарга, «Проблема турында хәбәр итәргә» дигән пунктны сайларга кирәк. Ачылган форма буенча видеосорауны беркетегез, сезнең сорауга бәйле бүлекне сайлап бөтен юлларны тутырыгыз.

Видеосорауга таләпләр:

Язманы телефоннан җибәргәндә, озынлыгы бер минуттан, файлны компьютер аша төягәндә авырлыгы 10 мегабайттан артмасын.

Видеоны бина эчендә төшергән очракта, бүлмә якты булырга, сорау бирүченең йөзе ачык күренергә тиеш.

Видеоны горизонталь рәвештә төшерергә, язма сыйфатлы булсын өчен камера селкенмәскә тиеш.

Видеоязма урамда төшерелсә, сорау бирүченең тавышы ишетелүен мотлак тикшерүегез сорала.

Сорау бирер алдынан исем-фамилиягызны һәм кайда яшәвегезне, сорауның Радий Хәбиров белән туры бәйләнешкә җибәрелүен әйтергә онытмагыз.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас