

Сыйныф җитәкчеләре форумында катнашучы Башкортстан укытучылары “Сыйныф җитәкчеләре форумы укытучыларының автобиографик китабы” проектына кертелергә мөмкин.
Китапны булдыру идеясе белән форум берләшмәсендә катнашучы, “Классная тема” телетапшыруы ярымфиналчысы Елена Востриковага чыккан. Һәр катнашучыга ачарга кирәк булган төп сорау – “Ничек һәм ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?”
Китап зур булмаган автобиографияләр рәвешендә төзеләчәк. Һәм 70нче еллардан бүгенге көнгә кадәр “Төрле дистә еллар укытучылары” блокларына бүленәчәк.
Быел Сыйныф җитәкчеләре форумында катнашучы, Нефтекама шәһәрендә Инвалид балалар өчен дистанцион белем бирү республика үзәгенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зимфира Йосыпова әлеге проектта катнашырга уйлый.
“ Мин үз автобиографиямне язачакмын һәм проектта хезмәттәшләремнең дә катнашуын телим. Китапны Башкортстан педагогларының сәхифәләре белән бергә тутырыйк – безнең һөнәр һәр заманн өчен кирәк”, – ди Зимфира Йосыпова.
Китап 2023 елда басылачак һәм “Педагог һәм остаз елы” кысаларында алып барылган эшнең бер өлеше булачак.
Материалларны агымдагы елның декабрь ахырына кадәр evostrikova69@mail.ru почтасына җибәрергә мөмкин.
Проект турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://vk.com/vfkr_ru?w=wall-204936543_168377