Яңалыклар
17 октябрь 2022, 04:56

Салкынайта...

Аптырыйсы түгел, календарьда көз бит. 

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, киләсе өч көндә һава торышында көзгә хас салкыннар һәм яңгырлар өстенлек итәчәк. Бүген, 17 октябрьдә, җитди явым-төшемәнр көтелми. Төньяк-көнчыгыштан кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә.

Һава температурасы көндез +6, +11 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 18 октябрь көнне, төнлә шулай ук  урыны белән кыска вакытлы яңгыр явып узачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Термометр баганалары төнлә -1, +4, көндез +4, +9 градус күрсәтәчәк.

19 октябрьдә, чәршәмбе көнне, төнлә урыны белән бераз яңгыр явып узачак, юлларның аерым өлешләрендә бозлавык хасил булачак, көндез яңгыр явуы ихтимал.  Җил көнья-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә –2, +3, көндез +4, +9 градус булачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас