Яңалыклар
17 Октября 2022, 08:20

Машиналарга Совет мәйданына керергә ярамый!

Моны белергә кирәк. 

daytimenews.rudaytimenews.ru
daytimenews.ru

Бүген, 17 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә Уфаның Совет мәйданына автомобильләрдә керергә ярамый, дип кисәтте.

Бу мәсьәләнең үтәлешен ул юстиция эшләре буенча комитет рәисе Владимир Спелега шәхси контрольгә алырга кушты.

“Совет мәйданына автомобильдә керергә ярамый. Кызыл мәйданга машина белән кергәнегез бармы? Юк. Безнең мәйданга да керергә ярамый. Әле без тезгенне бераз йомшарттык, әлбәттә: бәйрәмнәр булды, төзелеш техникасы күп йөрде. Хәзер Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл кую тәмамланды, кайсыбер вак эшләре генә калды”, – диде Радий Фәрит улы.

“Совет мәйданына машиналар кермәү мәсьәләсен шәхси контролегезгә алуыгызны сорыйм”, – дип мөрәҗәгать итте ул Владимир Спелега.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас