Яңалыклар
15 октябрь 2022, 10:30

Ил бәйгесендә җиңгән безнең авыллар!

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәр битендә чираттагы постын урнаштырып, шатлыклы яңалык хәбәр җиткерде.

Ил бәйгесендә җиңгән безнең авыллар!Ил бәйгесендә җиңгән безнең авыллар!
Ил бәйгесендә җиңгән безнең авыллар!

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәр битендә чираттагы постын урнаштырып, шатлыклы яңалык хәбәр җиткерде.

“Башкортстаннан өч авыл биләмәсе "Иң яхшы муниципаль тәҗрибә" федераль конкурсында җиңү яулады. Аның нәтиҗәләрен бүген Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин әйтте.

Мишәгәр авыл советы (Салават районы) «Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле элемтәне тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү» номинациясендә иң яхшыларның берсе булды.

Зилаер авыл советы (Зилаер районы) «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы мохит тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә җиңде.

Николо-Березовка авыл советы (Краснокама районы) «Милләтара тынычлыкны ныгыту» номинациясендә беренче урын били.

Җиңүчеләребез алдагы үсешкә 18 миллион сум алачак. Бүләкләү Урындагы үзидарә көненә, 2023 елның 21 апрелендә планлаштырылган.

Конкурста барлыгы биш номинация иде. Катнашырга теләк белдереп, 1200 заявка бирелгән. Бу - республиканың күркәм һәм лаеклы нәтиҗәсе. Җиңүчеләрне котлыйм!” – дип язды ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас