Яңалыклар
14 октябрь 2022, 13:41

Туган як җылысы: эшкуар шәйморатовчылар өчен мичләр ясап озаткан

Исән-имин кайтыгыз, без сезне көтәбез!

Антон Талалов/vk.comАнтон Талалов/vk.com
Фото:Антон Талалов/vk.com

Бөредә яшәүче эшкуар Вячеслав Сабиров бүген, 14 октябрьдә, М.Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары өчен конвекцион мичләрнең беренче партиясен озатты. Заманча “буржуйка”ны  эшкуар үзе уйлап чыгарган. Мичләр ясау  эшендә ул инде 1990 еллардан бирле. Берничә ел элек аңа җылыту өчен экономияле һәм күп функцияле чара уйлап табу идеясе килгән. Ике җылыту камералы мич әнә шулай булдырылган. 2019 елда эшкуар аны патентлаштырган һәм сәнәгать масштабларында чыгара башлаган.

Махсус хәрби операция башлану белән эшкуар бу мичне безнең сугышчылар өчен туры килерлек итеп үзгәртә башлаган. Бу мич элекке модельдән җыйнаклыгы, ризык пешерер һәм җылытыр өчен плитәсе булуы белән аерыла, дип сөйли Вячеслав Сабиров үзе.

“Бу мич бик кечкенә һәм хәвефсез. Ул икенчел яну миче, ягъни утын янган төтен икенче камерага эләгә, анда  кабат яндыру процессы үтә.  Шуңа буржуйка тиз җылына һәм зур мәйданнарны җылыта ала. Шулай итеп, мич шактый экономияле булып чыга, аның  КПДсы да югары. Өске өлешендә мин өс, аяк киемнәре киптерер, ашарга пешерер һәм җылытыр өчен урын ясадым, кырыйларында һава әйләнеше өчен конвекторлар да бар”,  – ди эшкуар.  

Эшкуар сүзләренчә, 15-20 минутта мич 40-60 квадрат метрлы бинаны җылыта ала. Аны ясар өчен калынлыгы 4 миллиметрдан да ким булмаган металл кулланыла (мисал өчен, элекке “буржуйка”лар  1 мм калынлык металлдан ясалган булган). Шул очракта гына җылыту чаралары ныклы һәм ышанычлы була,   берничә тапкыр кулланганнан соң алар җимерелмәячәк.

Әйткәндәй, беренче тәҗрибәле мич үрнәген якташларыбыз кыр шартларында сынап караган. Сугышчылар хуплавыннан соң гына Вячеслав Сабиров массакүләм җитештерүне оештырган. 20 данәдән торган  беренче партия мичләрне цехта бер атна дигәндә ясаганнар.

Цехта эш сәгатен 12гә кадәр арттырдык, ял көннәрсез эшләдек, бу берөзлексез  эш. Хезмәткәрләргә алдан ук аңлаттым. Бу шәхси заказ түгел, ә якташларыбыз салкыннарда өшемәсен өчен ясалган мичләр. Заказ илебез сагында торган ир-егетләребездән килгән икән, өстәмә эшкә барысы да аңлап кереште”, – ди эшкуар.

Беренче партиядән соң эшчеләр икенчесен ясауга керешкән. Якын арада якташларыбызга тагын 30 мич озатылачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас