Яңалыклар
14 октябрь 2022, 16:44

Кар күзе төшә башлый

Шулай дип кисәтә синоптиклар.

liveinternet.ruliveinternet.ru
liveinternet.ru

Ялларда һава торышы бозылачак, дип кисәтә синоптиклар.

Шимбә, 15 октябрьдә, урыны белән яңгыр явачак. Җил көнбатыштан. Төнен һава температурасы +1, +6 градус булса, көндез термометр баганалары +5, +10 градуска күтәреләчәк.

Якшәмбе, 16 октябрьдә, урыны белән шулай ук яңгыр явачак. Төнен карлы яңгыр фаразлана. Җил көнбатыштан, урыны белән төньякның салкын җиле дә исәчәк. Төнен термометр баганалары -1, +4 градус тирәсендә торса, көндез һава температурасы +5, +10 градус булачак, диләр.

Алдагы атна башында көннәр салкынча торачак. Ә атна ахырында кар явачак. Һава температурасы көндез уртача +3, +9 градус тирәсе булачак.

Шулай итеп, көз җайлап кына кышка таба атлый, шикелле...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас