12 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән эшлекле очрашу үткәрде. Үзәктә төбәкара бәйләнешне ныгыту һәм перспективалы проектларны бергәләп тормышка ашыру булды.
Тәүдә Радий Хәбиров Республика көнендәге чараларда катнашканнары өчен Ульяновск өлкәсе делегациясенә рәхмәт белдерде. Кунаклар Уфаның һәм Стәрлетамакның сәнәгать предприятиеләрендә дә булган иде.
«Ульяновск өлкәсе республика өчен кызыклы партнёр булып тора, — диде Радий Хәбиров. — Бездә төрле өлкәләрдә мөнәсәбәт җайга салынган, без аны киләчәктә үстерә алырбыз дип уйлыйм».
Башкортстан җитәкчесе Ульяновск өлкәсенең аерым икътисади зоналары эше белән икътисадка инвестициялар җәлеп итүнең нәтиҗәле булуын әйтеп үтте. Аннан соң ул коллегаларны республика биләмәсендә Евразия икътисади үзәген булдыруда һәм төбәк-ара туристик проектларны тормышка ашыруда катнашырга чакырды.