Яңалыклар
13 октябрь 2022, 08:09

“Турникетсыз бер атна”

Чираттагы бөтенрусия акциясе шулай дип атала

“Турникетсыз бер атна”“Турникетсыз бер атна”
“Турникетсыз бер атна”

Аның кысаларында предприятиеләр бер атнага укучылар һә м студентлар өчен үз ишекләрен ачачак. Төп максат –яшьләрне төбәктә урнашкан предприятиеләр эшчәнлеге белән таныштыру.

Быел турникетсыз атна 10-14 октябрьдә уза. Экскурсияләр барышында яшьләр предприятиенең тарихы, анда эшләү үзенчәлекләре белән таныша. Шулай ук биредә практика үтү, киләчәккә эшкә урнашу темалары да күтәреләчәк.  Бер атналык акция кысаларында класс сәгатьләре, кайнар линияләр, һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре белән очрашулар, ата-аналар җыелышлары, максатлы аудитория арасында мәгълүмати материаллар тарату күз уңында тотыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас