Яңалыклар
13 октябрь 2022, 07:47

"Түләргә тиешләр"

"Сентябрьнең соңгы көннәрендә генә җылы бирелсә дә, түләү тулы ай өчен алына". Шулай диде БР торак коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Ирина Голованова

"Түләргә тиешләр""Түләргә тиешләр"
"Түләргә тиешләр"

БР торак коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Ирина Голованова БСТ каналында брифингта катнашты һәм җылылык өчен түләү системасы хакында сөйләде.

- Сентябрьдә, хәтта айның соңгы көннәрендә җылы бирелгән очракта да, түләү тулы ай өчен алына һәм киләсе елның апрель аена кадәр тигез өлешләрдә исәпләнә. Җылыту сезоны октябрьдә башланса, халык бу хезмәтләр өчен октябрьдән майга кадәр түли. Бу җылылык өчен прибор булмаган йортларга кагыла. Элек 1/12 булган, әмма 2019 елдан бу сумманы 1/8гә күчергәннәр, - дип аңлатты министр вазыйфаларын башкаручы.

Шулай ук  БСТ телеканалы студиясендә ни өчен йорт җылытылганда да кайбер фатирларда җылылык булмавы турында фикер алыштылар.

– Мондый хәлнең җылыту түбән булган йортларда килеп чыгуы мөмкин. Үзәк җылыту системасын җайга салу өчен өске каттагы фатирларга кереп, системадан һава пробкаларын чыгарырга кирәк, - диде Ирина Голованова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас