Яңалыклар
13 октябрь 2022, 07:28

"Башкортстан белән кызыксынучы төбәкләр арта".

Бүген безгә Ульяновск өлкәсе делегациясе килде.

"Башкортстан белән кызыксынучы төбәкләр арта"."Башкортстан белән кызыксынучы төбәкләр арта".
"Башкортстан белән кызыксынучы төбәкләр арта".

“ Башкортстан белән кызыксынучы төбәкләр арта. Бүген безгә Ульяновск өлкәсе делегациясе килде. Делегация җитәкчесе - губернатор Алексей Русских.

Шулай ук 15 эре сәнәгать предприятиесе вәкиле килгән - авиациядән алып инжиниринг өлкәсендәге компанияләргә кадәр бар. Алар республиканың эре сәнәгать мәйданнарын карап, индустриаль кооперация һәм продукцияне үзара кайтару белән кызыксынуларын белдерде. Ульяновск өлкәсе предприятиеләре Уфа компрессор заводын кирәкле детальләр белән тәэмин итәргә әзер.

Ульяновск өлкәсе үзенең машина төзү һәм станок төзү компетенцияләре белән дан тота. Алексей Русских белән без импортны алыштыру һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлекне киңәйтү буенча үзара эшчәнлек турында сөйләштек.

Бүген Башкортстанда 35 предприятиене берләштерүче куәтле оборона-сәнәгать комплексы эшли. Коллегалар бу өлкәдә хезмәттәшлек белән кызыксындылар.
Безнең "Инмаш" предприятиесеннән Ульяновск станок төзү заводына сынау поставкалары оештырылды. «Станкостроение» фәнни-җитештерү берләшмәсе «Авиастар - самолетлар җитештерү» авиатөзелеш заводы белән хезмәттәшлек итә.

Безнең хезмәттәшлек озак вакытлы һәм продуктив булсын өчен, һәр предприятие буенча конкрет эшләү өчен юл картасын булдырырга сөйләштек”, - дип язды БР Хөкүмәте пермьер-министры Андрей Назаров социаль челтәр битендә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас