Яңалыклар
12 октябрь 2022, 09:33

55 юл штрафы җыелып киткән

Приставларга кайчак төрле алымнар кулланырга туры килә.

Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча идарәсеннән.Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча идарәсеннән.
Фото:Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча идарәсеннән.

Стәрлетамакта суд приставлары юл кагыйдәләрен бозганы өчен 55 штрафы булган хатынны бурычын түләргә мәҗбүр иткән. Автоледи даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозган, әллә ничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган булган.

Суд приставлары бурычлы хатынның кыйммәтле “Фольксваген Туарег” машинасы барлыгын аның  йорт буенча йөреп, косметологик хезмәтләр күрсәтүен ачыклаган.

Түләнмәгән штрафлары хакында “исенә төшерер” өчен, Стәрлетамакның суд приставлары хезмәте хезмәткәре аңа кабул итүгә язылган. Бары тик шулай гына приставлар аның машинасына арест сала алган.

Вакытлыча машинасыз калган хатын икенче көнне үк бурычын түләвен раслаучы документлар тотып, приставлар хезмәтенә килгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас