

Бүген Уфаның Совет мәйданында тантаналы рәвештә легендар комдив, Русия герое Миңнегали Шайморатовка һәйкәл ачылды. Тантаналы бәйрәм чарасында Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаганада һәлак булган якташларыбызга дан һәм хөрмәт күрсәтү көне дип билгеләп үтте.
-Әлеге мәхабәт монумент белән без тарихка, легендага, батырлык символы булган горурлыгыбыз – генерал Шайморатовка мөрәҗәгать итәбез. Тарихи гаделлекне тергезгән, комдивка герой исемен биргән ил президенты Владимир Путинга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Генерал Шайморатовка һәйкәл, Саур-кабердә тергезелгән мемориал комплекс, Ржевсктагы совет солдатына мемориал... Болар барысы да тарихи һәйкәлләрне саклау һәм тергезү буенча илдә алып барылган зур эш нәтиҗәсе.
Бөтен Башкортстан халкы исеменнән һәйкәлнең авторы - күренекле скульптор Салават Щербаковка рәхмәт җиткерәм. Рәхмәт Сезгә, Салават Александрович! Сез Ватанны саклаучы Башкортстан геройларының хәрби данын берләштергән милли пантеонын булдырдыгыз.
Биредә, һәйкәл нигезендә комдив һәлак булган җир туфрагы. Без аны кадерләп кулларыбызда тотып алып кайттык. Без Шайморатов генералның якты истәлеген саклаучы Донбасс халкына рәхмәтлебез.
Монда килеп, без мәңгелеккә киткән батырларыбызның истәлеге алдында баш иябез. Без аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Без балаларыбызга һәм оныкларыбызга Ватан тарихын сөйләячәкбез, аларны чын патриот итеп үстерәчәкбез, - диде Радий Фәрит улы һәм азатлык хакына башын салган геройлар хакына бер минут тынлык игълан итте.
Төбәк Башлыгы бүген Ватанның киләчәге һәм язмышы хәл ителгән вакытта Шайморатов варисларының үзләренекен ташламавын һәм чигенә белмәвен эш белән исбат итүен билгеләде.
-Бүген биредә Шайморатов һәм Доставалов батальоннары хәрбиләре катнаша. Алар яралар алганнан соң реабилитация үтә. Савыккач, янә алгы сызыкка китәчәкләр. Һәм без бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче ватандашларыбызга кайнар сәлам юллыйбыз, аларның һәм туган җиргә исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз, - диде ул.
Һәйкәл ачу тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераны Раис Абдрашитов, Донецк халык республикасының башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, РФ Президенты ярдәмчесе Ростислав Мединский, РФ Оборона министрлыгының генераль инспекторы Валерий Баранов, Русия рәссамнәр академиясе академигы, архитектор Салават Щербаков катнашты.
Һәйкәлдә Миңнегали Шайморатов көчергәнешле кавалерия атакасы вакытында сынландырылган. Тәвәккәл, кыю позасында әлеге күренекле шәхес - курку белмәс кавалеристның бөтен холкы чагылдырылган. Постаментның фасадында Русия герое йолдызы төшерелгән геральдик щит урнаштырылган. Щитта: “Русия федерациясе герое, генерал-майор Миңнегали Шайморатовка” дип язылган. Постаментның ике ягында Шайморатовның тамырлары һәм көрәштәшләре турында бәян итүче рельефлар тора. Ә постаментның ике ягында урнашкан колоннада куркыныч алдында халыкның берләшүен чагылдыра һәм ансамбльгә тантаналылык һәм монументальлек өстә.