

Бүген Республика көнендә, башкаланың Совет мәйданында тантаналы рәвештә Русия герое, генерал Миңнегали Шайморатовка һәйкәл ачыла. Әлеге тарихи чарага уфалылар гына түгел, республиканың төрле почмакларында яшәүче ватандашларыбыз да җыелды.
Өч балалы Вәлиевлар гаиләсе башкалага махсус шушы чараны күрер өчен Нуриман районыннан килгән.
-Әлеге тарихи вакыйганың ничек үткәнен үз күзләребез белән күрәсе килде. Минем картәтием дә Бөек ватан сугышында катнашкан, разведчик булган. Балалар ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмасын иде, -ди гаилә башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Миңнегали Шайморатов һәйкәленең проектын ачык тавыш бирү ысулы аша сайладылар. Җиңүне скульптор Салават Щербаков яулады. Республика рәссамнары һәм скульпторлары киңәше белән һәйкәл камилләштерелде. Монументның ике ягыннан колоннада өстәлде.