Яңалыклар
11 октябрь 2022, 05:41

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары билгеләнде

Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары  билгеләнде.

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары  билгеләндеСалават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары  билгеләнде
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары билгеләнде

Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары  билгеләнде.

Быел бу бүләккә Бөрҗән районында «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексы проекты өчен «Архтамга» эксперт-проект бюросы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре генераль директор Рөстәм Әлибаев, баш инженер Илфат Актуганов, баш архитектор Гөлфия Таҗетдинова;

«Заһир Исмәгыйлев мирасының алтын битләре» проекты өчен Башкортстанның Милли симфоник оркестры хезмәткәрләре генераль директор Артур Нәзиуллин, баш дирижер Дмитрий Крюков;

«Ат уйнатып алдан бара... » спектакле өчен Башкортстанның Кинематографистлар союзы рәисе Зөһрә Буракаева, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты Артур Кәбиров, Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт гимназия-интернаты укытучысы Рәис Низаметдинов лаек булдылар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас