Яңалыклар
11 октябрь 2022, 07:28

"Мәгълүматның ышанычлы чыганагы ул"

Радий Хәбиров Бөтенрусия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе генераль директоры урынбасары, төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов белән очрашты.

"Мәгълүматның ышанычлы чыганагы ул""Мәгълүматның ышанычлы чыганагы ул"
"Мәгълүматның ышанычлы чыганагы ул"

 

11 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтенрусия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе генераль директоры урынбасары, төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов белән очрашты. Сөйләшү республикада телевизион тапшырулар үсеше перспективалары хакында иде.

- Бөтенрусия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе белән республиканың хезмәттәшлеге бик тыгыз. ВГТРК филиалы булган “Башкортостан” телерадиокомпаниясе – күптөрле һәм объектив мәгълүмат бирә, дип саныйм. Уфада журналистларның, операторларның һәм режиссерларның профессиональ командасы эшли. Җитди мәгълүмати көндәшлек шартларында ил һәм республика тормышын объектив яктырту мөһим. Бөтенрусия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе - мәгълүматның ышанычлы чыганагы булып тора, - дип белдерде Радий Фәрит улы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас