

Башкортстан халкын күрше республика халкы исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта аның сәламләү хатын ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев укып ишеттерде.
"Бу бәйрәм туган ягын ихлас яраткан, аның данлы үткәне, энергиясе һәм хезмәте белән горурланган, алга таба да имин һәм бәхетле киләчәген кайгыртырга әзер булганнарны берләштерә. Узган еллар республиканың иң бай индустриаль-аграр, интеллектуаль һәм рухи-мәдәни потенциалының динамик үсеш чоры булды. Башкортстан хаклы рәвештә илнең әйдәп баручы төбәкләре арасында алдынгы урын били. Әлеге бәйрәм һәммәсенә яңа көчләр өстәсен һәм килеп туган кыенлыкларны җиңеп чыгуга ышаныч бүләк итсен. Туганнарның күпьеллык багланышлары Татарстан белән Башкортстан арасында эчтәлекле диалогның ышанычлы нигезе булыр дип өметләнәбез. Барлык халыкка сәламәтлек, иминлек, тынычлык телибез”, - дип әйтелгән Рөстәм Миңнеханов сәламләвендә.