

Күренекле Русия скульпторы Геннадий Праворотов Миңнегали Шайморатовка һәйкәл ачылу тантанасында катнашты.
- Мин Башкортстанда һәм Уфада беренче тапкыр. Һәйкәл ачылу чарасына мине Русиянең күренекле скульпторы Салават Щербаков чакырды. Бу бүгенге көндә бик актуаль һә мөһим вакыйга. Заман үткән көннәр һәм геройлар белән чагылыш таба. Нәкъ генерал Шайморатов кебекләр бүгенге кешеләре өчен үрнәк.
Ә Салават Щербаковның яхшы скульптор икәнен белә идем. Әмма шулкадәр искиткеч һәйкәлне күрермен дип уйламадым. Әлбәттә, монда һәйкәлнең генә түгел, ә бөтен мемориаль комплексның матурлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Мин Башкортстанны, Уфаны шундый һәйкәл белән котлыйм, - диде Геннадий Праворотов.