

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк халкын Республика көне белән котлады һәм Миңнегали Шайморатов һәйкәле ачылу тантанасына чакырды. Әлеге чарага соңгы әзерлекне ул тормыш иптәше белән күзәтте.
“Нибары берничә сәгатьтән соң без биредә очрашачакбыз һәм генерал Шайморатовка һәйкәл ачачакбыз. Бүген мин Совет мәйданына сөекле хатыным белән килдем. Безнең өчен бу аерым урын, монда без балаларыбыз белән Ватан өчен башын салганнарны искә алыр һәм яхшы, матур мәйданда ял итәр өчен киләчәкбез. Биредә чын героизм һәм чын хисләр белән сугарылган хәтер саклана.
Барыгызны да гаиләләрегез, балаларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән бирегә чакырам. Барыгызны да бәйрәм белән!”- дип мөрәҗәгать итте Радий Фәрит улы социаль елтәр аша.