Яңалыклар
10 Октября 2022, 06:58

Быел көз озак булырмы?

Кышны сагынырга өлгердегезме әле?

today.29ru.nettoday.29ru.net
today.29ru.net

Быелгы көз кояшлы көннәрен жәлләми.

Синоптиклар фаразлавынча, республикада октябрь ае чагыштырмача җылы торачак. Ә ай уртасында һаваның уртача температурасы гадәттәгедән +4,3 градуска югары булачак. Явым-төшем уртача күпьеллык күрсәткечләрдән аерылмый. Шулай да октябрь ахырында көннәр салкынайта башлый. Көндез термометр баганалары минус билгесенә кадәр төшәргә мөмкин.

Ноябрьдә һава торышы гадәттәгечә булачак, диләр синоптиклар. Норма буенча бу айда һаваның уртача температурасы -4,4 градус дип исәпләнә. Икенче декадада кар күзе төшә башласа, 15 ноябрьдән соң кар ятачак.

Декабрьдә уртача температура -10,8 градус салкын булачак. Аномаль күренешләр фаразланмый.

Шуны әйтергә кирәк: соңгы елларда республикада кышкы температура да, җәйгесе дә якынча бер градус тирәсенә арткан. Димәк, климат җайлап җылына бара. Һава торышының еш үзгәреп торуы да шуның белән аңлатыла, ди белгечләр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас