Яңалыклар
9 октябрь 2022, 09:29

Башкалада зур флешмоб үтте

250гә якын кеше хор белән "Шәйморатов генерал" җырын башкарды.

Башкалада зур флешмоб үттеБашкалада зур флешмоб үтте
Башкалада зур флешмоб үтте

Уфада артистлар инициативасы белән Русия герое, генерал-майор Миңнегали Гобәйдуллинга һәйкәл ачылуга багышланган флешмоб үтте. Акция кысаларында композитор Заһир Исмәгыйлов белән шагыйрь Кадыйр Даян сүзләренә язылган "Шәйморатов генерал" җыры башкаланың өч зур мәйданында башкарылды. Флешмоб безнең хәрбиләрнең һәм Башкортстаннан мобилизацияләнгән гражданнарны хуплауның тагын бер ысулы булды.
"Планета" сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылган флешмобта "Мирас" Уфа җыр һәм бию ансамбле, Кала мәдәният сарае, Кала мәдәни-күңел ачу үзәге, Уфа балалар филармониясе, "Моторлар төзүче" мәдәният сарае, Мәдәният һәм Халык иҗаты үзәге, "Башкортстан" дәүләт концерт залы артистлары катнашты.
250гә якын кеше хор белән "Шәйморатов генерал" җырын башкарды. Уфа артистлары флешмобына сәүдә үзәгенә килүчеләр дә кушылды. Артистлар чыгышларын "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" сүзләре белән тәмамладылар.
"Кунакханә ихатасы" мәйданында Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солистлары Идел Аралбаев, Айгиз Гыйззәтуллин һәм БРның атказанган артисты Заһир Исәнчурин флешмобның солистлары булды. Аларга Ф.Гәскаров исемендәге халык бию ансамбле, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артистлары кушылды.
Арт-квадрат мәйданында Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артистлары чыгыш ясады. Алар баян һәм курай моңына кушылып данлыклы җырны берничә тапкыр башкардылар. Алар җырларын Республика көне алдыннан туган Башкортстанга һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга багышладылар.

Башкалада зур флешмоб үтте
Башкалада зур флешмоб үтте
Башкалада зур флешмоб үтте
Башкалада зур флешмоб үтте
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас