

Кичә, 7 октябрьдә, Русия президенты Владимир Путин кайсыбер белгечләрне (алар арасында иң күбе – галимнәр һәм табиблар) Русия Федерациясенең дәүләт наградалары белән бүләкләү турындагы законга кул куйды.
Алар арасында Уфа дәваханәләрендә эшләп йөрүче медицина хезмәткәрләре дә бар.
Атап әйткәндә, Уфаның 3нче санлы балалар тудыру йортының хатын-кызлар консультациясе мөдире Флера Ташбулатовага – “Русия Федерациясенең атказанган табибы”, ә 2нче санлы республика клиник дәваханәсенең баш шәфкать туташы Зөлфия Нәгъмәтҗановага “Русия Федерациясенең атказанган медицина хезмәткәре” исемнәре бирелде.