

Бүген муниципалитетлар башлыклары белән узган киңәшмәдә Радий Хәбиров спорт җәрәхәте алуын хәбәр итте. Бу хәл иптәшләрчә хоккей матчында булган.
Әмма төбәк җитәкчесе гадәти режимда эшләвен дәвам итә, шулай да табиблар кушуы буенча аңа операция ясарга тиешләр.
“Хөрмәтле коллегалар, әле минем ничек керүемә игътибар иттегезме икән: мин аксыйм. Хоккейда җәрәхәтләндем. Начар травма, тез шактый нык җәрәхәтләнгән. Миңа операция ясаячаклар. 11 октябрьдән соң”, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы сүзләренчә, якынча 2-3 көнгә аңа “эфирдан төшеп калырга” туры киләчәк.
“Сезнең белән озакка хушлашмыйм, барын да эш режимында хәл итәрбез. Бернинди куркыныч юк, эшлибез, бар да әйбәт булачак, хоккей да уйнарбыз, безне җиңүчеләрдән үч тә алырбыз әле”, – дип шаяртты ул.
Чыганак: bashinform.ru