Яңалыклар
8 октябрь 2022, 06:58

Путинга 70 яшенә кем нәрсә бүләк иткән?

Ә сез президентка нинди бүләк ясар идегез?

kak2z.rukak2z.ru
kak2z.ru

Кичә, 7 октябрьдә, Русия президенты Владимир Путин 70 яшен билгеләде.

Ил җитәкчесен бик күп кешеләр котлады. Алар арасындачит ил коллегалары да бар иде. Мәсәлән, Путинны туган көне белән иң беренчеләрдән булып Корея халык-демократик республикасы башлыгы Ким Чен Ын тәбрикләгән. Телеграммасында ул Путин турында “көчле Русия төзү максатына ирешүдә зур уңышларга иреште һәм күп кешеләрнең абруен яулады” дип әйткән.

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян да Путин булганда Мәскәү белән Ереван арасында озайлы тынычлык һәм Көньяк Кавказда ышаныч булачак, дигән.

Котлауларга Казахстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаев, Кыргызстан президенты Садыр Жапаров, Куба президенты Мигель Диас-Канель Бермудес, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Көньяк Африка республикасы җитәкчесе Сирил Рамафоза да кушылган.

Белоруссия лидеры Александр Лукашенко исә, котлап кына калмаган, чәчкеч белән Belarus тракторы бүләк иткән. “Мондый тракторда мин үзем эшлим. Иң яхшысы. Ул кулдан җыелган”, – дип сөйләгән Лукашенко үзенең бүләге турында. Әлбәттә, ул тракторның үзен алып килә алмаган иде, шуңа бу көнен юбилярга сертификатын гына тапшырды.

 Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон исә кавын һәм карбызлардан төзелгән пирамида әзерләгән. Ә Кремль хезмәткәрләре открытка биргәннәр.

Ә сез президентка нәрсә бүләк итәр идегез?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас