Яңалыклар
8 октябрь 2022, 08:32

Ирәкташта булганыгыз бармы?

Башкортстан – искитмәле бай төбәк бит ул.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләр аша әледән-әле республика табигате турында постлар урнаштырып тора.

Бүген ул Белорет районында урнашкан Ирәкташка (Инзерские зубчатки) багышлынган видео урнаштырган.

“Бу – Башкортстан. Барыгызга да уңышлар һәм изгелек!” дип язган төбәк җитәкчесе.

Ә сезнең Ирәкташта булганыгыз бармы? Булса, безгә дә сөйләгез әле.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас