

Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп тора: иртән җылы булса, төштән соң яңгыр ява. Ә ялларда ничек булыр?
Башкортстан синоптиклары фаразлавынча, ялларда көннәр аязлы-болытлы булачак.
Бүген, 7 октябрьдә, болытлы булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Һава температурасы +8, +13 градус тирәсе булачак.
Шимбә, 8 октябрьдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Термометр баганалары төнен +3, +8 градус күрсәтсә, көндез +8, +13 градуска күтәреләчәк.
Якшәмбе, 9 октябрьдә, артык явым-төшем булмаска тиеш. Төнен һава температурасы +1, +6 градус булса, көндез +10, +15 градуска кадәр җылытачак.
Болай булгач, бакчадагы соңгы эшләрне башарырга була әле. Ә сезнең ялларга планнар нинди?