Яңалыклар
6 октябрь 2022, 08:31

Юбилярлар бүләккә өмет итә ала

Бик яхшы!

vseverske.infovseverske.info
Фото:vseverske.info

Бергә гомер кичерүнең 50, 60, 70, 75 еллык юбилейларын билгеләүче гаилә парлары республика ЗАГСларына истәлекле бүләк артыннан мөрәҗәгать итә ала.

Моның өчен  ир белән хатынның берсенә, я булмаса аларның вәкиленә яшәү урыны буенча ЗАГС бүлегенә аларның гаиләсен юбилярлар исемлегенә кертү гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу гариза юбилейдан соң өч ел эчендә бирелергә тиеш.

Юбилярларның Башкортстан территориясендә теркәлгән булулары, никахта 50, 60, 70, 75 ел дәвамында берөзлексез яшәүләре һәм моңарчы бергә озак яшәү уңаеннан котлау адресы яки истәлекле бүләк алмавы шарт.

Башкортстан Башлыгы исеменнән котлау адресы һәм бүләк тапшыру гаилә теләге буенча ЗАГС бүлегендә тантаналы шартта узарга мөмкин. Яисә аны өйгә дә китерә алалар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас