

Бу атнада Уфаның Совет мәйданына генерал Миңнегали Шәйморатовның һәйкәлен китерделәр.
Шунысын әйтергә кирәк: 112нче Башкорт кавалериясе дивизиясенең легендар командиры, Русия герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл Республика көнендә ачылырга тиеш.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров, скульптура төзелә башлаган көннән алып, һәрдаим эш барышы белән танышып, бу хакта хәбәр итеп торды.
“Бу – генерал Шәйморатовка һәйкәл генә түгел... Бу Ватаныбыз өчен яуларда һәлак булганнарның хәтерен хөрмәтләү”, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, һәйкәлнең нигезен кою апрельдә башланган иде. Скульпторы – Салават Щербаков.