

Башстат, гадәттәгечә, азык-төлек хакларының үткән атнада никадәр үзгәрүен күзәткән.
Башкортстанда 26 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр, уңыш чоры булуга карамастан, иң кыйммәтләнгән продукт бәрәңге булган. Аның хакы 5,1 процентка арткан. Бүген бер килограмм бәрәңге уртача 26,20 сум тора. Шулай ук, кишер дә кыйммәтләнгән. Аның бер килограммын, уртача алганда, 27,36 сумга саталар.
Өченче урында колбасалар килә. Бу төр продукт һәм аның эшләнмәләренең уртача бәясе 482 сумга кадәр җиткән. Әйтик, сосиска һәм сарделькалар 2,4 процентка кыйммәтләнеп, 411,11 сумга басканнар. Ярым какланган һәм пешкән-какланган колбасаларның хакы бер атна эчендә 3,6 проценка арткан.
Алай да кайсыбер азык-төлек очсызланган. Мәсәлән, карабодай, балалар туклануы өчен яшелчә консервалары, алма, каймак, кара чәй хакы бераз төшкән.
Шулай булгач, кара чәй алып куярга кирәк. Колбаса ашамый да яшәрбез, ә менә чәй эчми торып булмас ул. Шулай бит?