

Бүген, 5 октябрьдә, ил президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының һәм Запорожье белән Херсон өлкәләренең җитәкчеләре вазыйфаларын вакытлыча башкаручыларны тәгаенләде.
Указда әйтелүенчә, әлеге төбәкләрне моңа кадәрге башлыклары – Денис Пушилин, Леонид Пасечник, Евгений Балицкий һәм Владимир Сальдо җитәкләячәк.
Бүген Путин шулай ук яңа территорияләрне кабул итү турындагы законнарга да кул куйды. Аларга ярашлы, 2026 елның 1 гыйнварына кадәр әлеге территорияләр өчен күчеш чоры булачак. Кремльдән аңлатуларынча, Донецк һәм Луганск республикалары 2014 елдагы чикләре белән Русиягә кушыла. Ә Запорожье һәм Херсон өлкәләренең чикләре “халык белән киңәшләшкәч” билгеләнәчәк.