Агымдагы елның 20-22 октябрьләрендә Уфада DeafSkills һөнәри осталык буена II милли чемпионаты үтәчәк. Анда 18 яшьтән алып 35 яшькәчә булган начар ишетүче яшьләр катнаша.
Аны Президент грантлары Фонды һәм Башкортстан республикасы хөкүмәте ярдәме белән Бөтенрусия саңгыраулар оешмасы оештыра. Чемпионатның төп максаты – саңгыыраулар һәм начар ишетүчеләр проблемаларына җшмшгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Саңгыраулар арасында профессиональ яктан ныкыш, максатчан һәм эшсөяр кешеләр күп. Алар төрле эшләрдә зур уңышларга ирешә.
Әлеге чемпионатны оештыручылар аларга үзләренең осталыклары күрсәтергә мөмкинчелек бирә.