

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә республика бюджеты исәбенә төзелгән газ белән тәэмин итү объектларын «Газпром газорапределение» компаниясе балансына тапшыру механизмы турында фикер алыштылар.
- 2006 елдан 2020 елга кадәр федераль газлаштыру программасы кысаларында Башкортстанда 80 торак пунктка 31 бистәара газүткәргеч төзелде. Гомум суммасы- 6,8 млрд. сум. 2021 елдан 2025 елга кадәр 71 бистәара һәм 163 бистә эчендәге газүткәргечне проектлаштыру һәм төзү күздә тотыла. “Догазификация” программасын да актив тормышка ашыру дәвам итә. Аны исәпкә алып, быел 31 меңнән артык йорт хуҗалыгына газ кертеләчәк. Бу эшләргә бердәм газлаштыру операторы тарафыннан 15 млрд. сум каралган, - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр шулай ук 2020 елдан аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өчен республикада шәхси торак йортларны газлаштыру өчен 75 мең һәм 100 мең сум күләмендә сертификатлар бирелә, дип өстәде. Программа гамәлдә булган вакытта 7 меңнән артык гариза бирелгән. 6 меңнән артык йорт тоташтырылган инде.
Киңәшмә ахырында:
- Төзелеш һәм архитектура министрлыгына 26 октябрьгә кадәр «Газпром газораспределение» компаниясе белән газ белән тәэмин итү объектларын дәүләт милкенә кертү турындагы карар проектларын килештерергә кирәк. 2022 елның 26 октябренә кадәр Җир һәм милек мөнәсәбәтләре һәм Төзелеш һәм архитектура министрлыкларына газ белән тәэмин итү объектлары буенча кабул итү-тапшыру актларына кул куюны тәэмин итәргә кирәк, - дип йөкләмә бирде Андрей Назаров.