Яңалыклар
4 октябрь 2022, 15:30

"Без сезне көтәбез"

Төркиядә үткән Башкортстанның икътисади потенциалын тәкъдим итү кысаларында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров төрек партнерлары алдында видеоэлемтә аша чыгыш ясады.

"Без сезне көтәбез""Без сезне көтәбез"
"Без сезне көтәбез"

Төркиядә үткән Башкортстанның икътисади потенциалын тәкъдим итү кысаларында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров төрек партнерлары алдында видеоэлемтә аша чыгыш ясады.

 "Соңгы 30 елда Төркия төзүчеләре бездә йөзләрчә миллион долларга проектлар эшләде. Товар әйләнеше узган ел нәтиҗәләре буенча ике тапкырга арткан. 208 миллион долларга кадәр җиткән.

Башкортостанда 4 миллион төрле милләт һәм дин вәкиле тату яши. Без Русиянең көчле һәм инновацион үзәге. Безнең төбәк икътисадының үсеш нокталары - авиация, машина төзелеше, радиоэлектроника кластерлары. Безнең агросәнәгать комплексы илдә көчле санала. Без сезне тугандаш Башкортстанда көтәбез", - диде Радий Фәрит улы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас