Башкортстанда елына ким дигәндә 50 чылбырлы трактор җыячаклар
Бүген Мәскәүдә “Агросалон” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән Беларусьнең алдынгы машина төзелеше предприятиесе үзара килешүгә кул куйды.
- Минск трактор заводы тракторлары Башкортстанның авыл хуҗалыгында бик популяр. Беларусь коллегаларыбыз белән алдагы елда республикага ким дигәндә 200 берәмлек техника кайтару турында килештек, - диде БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - “МТЗ” техникасына безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре кирәк булуы сөендерә. Шуңа күрә без алга табада тулы масштаблы хезмәттәшлек итү турында уйлыйбыз.