

Военкоматлар өлешчә мобилизация сәбәпле эшкә шулкадәр күмелгән ки, хәтта көзге чакырылышны 1 ноябрьгә күчерергә карар иткәннәр. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
Гадәттә Русиядә көзге призыв 1 октябрьдә башлана һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Әмма быел военкоматларга зур нагрузка төшүе аркасында аны күчергәннәр, дип аңлата Песков. “Бу карар мобилизацияләнгәннәр белән срочниклар агымнарын аерып кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – дигән Песков.
Владимир Путин тиешле указга кул куйган. Быел 120 мең егетне чакырырга ниятлиләр. Призывта 18-27 яшьлек ир-егетләр катнаша.
Чыганак: lenta.ru