+13 °С
Болытлы
Өч дистәдән артык урында көзге муллык көтә сезне!
Ял көннәрендә Башкортстанның 32 шәһәр һәм районында авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе узачак.
1 һәм 2 октябрь көннәрендә узасы ярминкәләр 54 мәйданда оештырыла.
Кайбер район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә ярминкәләр бүген дә эшли.
Уфада фермер товарлары сату 1 октябрьдә сигез мәйданда оештырылса, 2 октябрьдә – биш.
Кадерле дуслар, авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәләре хәзер Уфада һәм башка урыннарда атна саен ял көннәрендә уздырыла.