Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 сентябрь 2022, 14:47

6 метр тирәнлектәге торбага төшкән малайның хәле ничек?

Аны Уфага алып киткәннәр иде. 

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

19 сентябрь кичендә Күгәрчен районы Беренче Төпчән авылында бер гаиләдә бәхетсез очрак хакында – яшь ярымлык баланың 6 метр тирәнлектәге торбага төшеп китүен – язган идек. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бала 30 сантиметр  диаметрдагы торбага кулларын өскә караткан килеш төшеп киткән. Нәни малай ахыргача үз аңында булган.

Күгәрчен район үзәк дәваханәсе реанимациясеннән малайны санавиация белән Уфаның республика клиник хастаханәсенә озатканнар иде. Табиблар һәм психологлар сабыйны җентекләп тикшергән һәм сәламәтлеге нинди дә булса проблемаларны ачыкламаган.

“Җитди малай, чын ир-егет! Елмаеп тормады, әмма үзенең искитмәле карашы белән барын да әйтте, безгә артыгы кирәкми дә”, – ди сабыйны коткаруда катнашкан 84 санлы янгын-коткару часте хезмәткәре Рөстәм Халитов.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: