+26 °С
Болытлы
Бу атна салкыннар белән башлана, дип хәбәр итәләр Башгидрометүзәктән.
Бүген һәм иртәгә, ягъни 26 һәм 27 сентябрьдә республикада яңгырлар белән көчле җил көтелә. Кайсыбер районнарда бозлавык һәм юка кар катламы булырга ихтимал, дип кисәтәләр.
Бүген көндез һава температурасы +8, +13 градус булачак.
Иртәгә һава торышы начараячак. Төнен термометр баганалары +2, +7 градус булса, көндез +8, +12 градуска күтәреләчәк. Урыны белән кырау төшәчәк.
Шулай итеп, “әбиләр чуагы” быел кыска булды, ахрысы...