Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 сентябрь 2022, 18:30

Хуш, әбиләр чуагы!

Һава торышы күзгә күренеп бозылды...

Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.

Республикада әбиләр чуагына алмашка салкыннар һәм яңгырлар килә. Күрүегезчә, бүген төбәктә яңгырлар ява, аерым районнарда койма яңгырлар.

Алдагы көннәрдә салкынайтачак.  26 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр төбәктә көндез +15 градустан алып +7 градускача җылы булачак. Төнлә термометр баганалары +2 градуска кадәр төшәргә мөмкин.  Яңгырлар алдагы атнаның беренче өлешендә  фаразлана, атнаның икенче яртысында һава торышының явым-төшемсез алмашынучан болытлы булуы ихтимал. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: